ӘЙ, МӘКТӘБЕМ — БЕЛЕМ УЧАГЫМ! — 31 августа 2026 г. в 20:43:20.413
ӘЙ, МӘКТӘБЕМ — БЕЛЕМ УЧАГЫМ! Әй, мәктәбем — белем учагым, Синдә үтте иң шат чакларым. Тәүге хәреф, тәүге дәресләр — Күңелемдә мәңге яшәрләр. Кыңгыраулар чыңлый иртәдән, Дуслар керә таныш ишектән. Шаярышып бергә үскәнбез, Күпме матур көннәр кичкәнбез! Әй, мәктәбем, әй, мәктәбем, Син — балачак илем минем! Укытучым, рәхмәт сезгә — Белем нуры бирдегез безгә! Еллар үтсә, юллар китсә, Сүнмәс күңелдә бу учак. Мәктәп еллары — иң күңелле, Иң кадерле, якты бер чак! Акбур белән язган такталар, Дәфтәрләрдә калган хаталар. «Бишле» алсак — очкан кош идек, Кайчак дәрестә дә шук идек! Укытучым сабыр елмайды, Һәр баланың күңелен аңлады. Белем генә түгел бирдегез — Кеше булып яшәргә өйрәттегез. Еллар үтте, без дә ускэнбез, Төрле илләр, юллар кичәбез. Тик мәктәпкә кайткан чакларда Бала булып кабат көләбез! Әй, мәктәбем, әй, мәктәбем, Син — балачак илем минем! Укытучым, рәхмәт сезгә — Белем нуры бирдегез безгә! Еллар үтсә, юллар китсә, Сүнмәс күңелдә бу учак. Мәктәп еллары — иң күңелле, Гомердә бер генә булган чак! Комил Сиразетдинов, 01 сентября 2026 ел

