Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт!
Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын һәм бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы телим. Динебезгә хезмәт итүегез, рухи кыйммәтләребезне саклау, халыклар арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгыту юлындагы хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең белән очрашулар минем өчен һәрвакыт кадерле. Зирәк сүзләрегез, җылы мөнәсәбәтегез һәм изге теләкләрегез күңелдә матур истәлек булып саклана. Аллаһы Тәгалә Сезгә көч-куәт бирсен, игелекле эшләрегезне бәрәкәтле итсен. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен тоеп, иминлектә яшәргә насыйп булсын! Ихтирам һәм изге теләкләр белән, Комил Сиразетдинов