Комплексный центр социального обслуживания населения в Тюлячинском районе
Здоровье · 15 мая 2026 г.
ГАИЛӘ - БӘХЕТ АЧКЫЧЫ👨👨👧👦 — 15 мая 2026 г. в 11:23:50.986
ГАИЛӘ - БӘХЕТ АЧКЫЧЫ👨👨👧👦 15 май - Халыкара гаилә көне. Гаилә - тормышыбызның нигезе. Кайгырту һәм ярату бүләк итүче, рухи көч җыярга булышучы җылы учак. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл җирлегендә яшәп, социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкән яшьтәге күркәм гаилә парлары белән күрешеп, күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Китапханәче Ләйсән Гиниятова һәм социаль хезмәткәр Әлфия Хитматова чараны матур, мәгънәле шигырьләр һәм кызыклы, мавыктыргыч уеннар белән үреп алып бардылар.

