🎉Бүген музеебызда чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. — 13 июня 2026 г. в 05:29:23.466
🎉Бүген музеебызда чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Татарстан Республикасының халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарының мактаулы гражданины Әхсән Сарим улы Фәтхетдиновның тууына 87 ел тулу уңаеннан "Әхсән Фәтетдиновның күңел моңы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Кичә барышында Әхсән Фәтхетдиновның сеңлесенең кызы Газизова Гөлшат Гомәр кызы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган архитекторы Фирдәвес Ханов, “Түбән Кама – Якташлар – Чирмешән җәмгыяте” рәисе Рәхилә Корбангалиева, "Кама таңнары" әдәби берләшмә әгъзасы, язучы Миләүшә Рәхимова чыгыш ясадылар. ✨ "Ямьле", "Сандугачлар", "Тургай" ансамбльләре (җитәкчеләре Гыйлманова Л.Р., Захарова А.Р.), шәһәребезнең танылган моңлы җырчылары Айназ Хәйруллин, Элина Хатипова, Гөлсирин Камалиева, 32 нче гимназия укучылары Разетдинова Камилә, Сәхәбиев Кәрим үзләренең искиткеч матур чыгышлары белән бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. Олуг рәссамыбызны якын итеп, хөрмәт итеп килгән һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Кичәбездә яңгыраган милли моңнар бөек рәссамыбызның рухына тыйнак кына бүләк булып барып ирешсен иде. ❤️ #МузеиНижнекамска #60летНижнекамску #Нижнекамск60 #ГородскойМузей50 #КультурапоMAXимуму #КультураНижнекамска #АхсанФатхутдинов

