🎁💯«Кукмор-информ» район газетасына язылучылар арасында 7 бүләк уйната — 5 июня 2026 г. в 11:27:38.987
🎁💯«Кукмор-информ» район газетасына язылучылар арасында 7 бүләк уйната Табигать җәйге матурлыкка күмелде, кояш нурлары күңелләргә җылылык өсти. Ә без агымдагы подписка чорының иң зур — йомгаклау акциясен башлап җибәрәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2026 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылучылар өчен бу юлы кыйммәтле һәм файдалы бүләкләр әзерләдек. ► идәнгә куя торган вентилятор; ► кер киптерү җайланмасы; ► су шлангысы (30 метрга кадәр зурая); ► рәшәткә-гриль; ► пылау өчен казан (4 литрлы); ► кер юу порошогы (6 килограммлы); ► чәйнек. Акциягә быелның 29 июнендә йомгак ясалачак. Аның шартлары бик гади: икенче яртыеллык өчен «Хезмәт даны», «Трудовая слава» яки «Вамыш» газеталарына язылып, квитанцияне редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен хат, электрон адрес, ватсап аша җибәрергә генә кирәк. Әле шунысы да бар: апрель һәм май аендагы акциядә катнашучылар июньдә дә үз бәхетләрен сынап караячак. Аның өчен кабаттан квитанцияне күрсәтү кирәкми, беренче кат бирелгәне махсус журналга инде теркәп куелды. Квитанцияләрне җибәрү өчен: МАКС номеры — 89050262959, электрон адрес — hezmat_dani@mail. ru, редакция адресы — Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4. Газетага язылыгыз, укыгыз һәм бүләкләр отыгыз! Киләсе яртыеллыкта да шатлык-сөенечләрегезне, борчуларыгызны уртаклашып, шулай безнең белән бергә булырсыз дип ышанып калабыз. Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат — «Кукмор-информ» редакциясендә. Акцияне оештыручы — «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Кукмор-информ» редакциясе. Акциянең сроклары — 01.06.2026–29.06.2026. Белешмәләр өчен телефон: 8(84364) 2-65-59. 16+

