🪗Гармунчы ханым: Кукмара районында яшәүче Резеда Зарипова сәнгатькә гашыйк — 8 июля 2026 г. в 10:12:17.595
🪗Гармунчы ханым: Кукмара районында яшәүче Резеда Зарипова сәнгатькә гашыйк Социаль челтәрләрдә гармун уйнаучы бер ханымның фотосына күзем төште. Бик матур сурәт. Үзенә дә бик килешә. Ул Татар Толлысы авылында яшәүче Резеда Зарипова икән. Аны милли бәйрәм — Сабантуйга яулык җыйган вакытта төшереп алганнар. Шушы чибәр һәм моңлы ханым белән якыннанрак танышу өчен без Чарлы авылына юл тоттык. Резеда биредәге мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып хезмәт куя. Без килгәндә дә ул мәдәният йорты мөдире белән эш мәшәкатьләре арасында кайный иде. Резеда үзе күрше Нократ Аланы районының Сосмак авылында туып-үскән. Язмыш аны Татар Толлысы егете Рафил белән кавыштырган. Бүген алар бәхетле гаиләдә ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Олы кызларына — 14, уртанчысына — 11, ә төпчекләренә 9 яшь. Балалары да әниләре кебек иҗатка гашыйк: җырларга, биергә, шигырь сөйләргә яраталар. Мәдәният йортында үткәрелгән чаралар да алардан башка узмый. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/garmuncy-xanym-kukmara-raionynda-iasauce-rezeda-zaripova-sangatka-gasyik

