✍️Кукмара районыннан Татьяна Юскаева: Беренче рәсемнәремне балалар бакчасына йөргәндә я... — 30 июля 2026 г. в 17:14:00.886
✍️Кукмара районыннан Татьяна Юскаева: Беренче рәсемнәремне балалар бакчасына йөргәндә ясый башладым Соңгы вакытта районыбыздагы төзекләндерелүче балалар бакчаларында еш булырга туры килде. Шунда ремонтланган биналарның стеналарын бизәгән, күз явын алырлык матур һәм якты төсләргә бай рәсемнәр игътибарны җәлеп итте. Чыннан да, талантлы кешеләр күп бит! Кайчак кечкенә генә кәгазь битенә дә рәсем төшерү авыр тоела, ә монда буйдан-буйга сузылган зур стеналарны бизәргә кирәк. Әлеге иҗат иясе белән танышырга теләп, без аның чираттагы эш урынына юл тоттык. Балаларны сөендерүче, өлкәннәрнең дә күзен иркәләүче, биналарга яктылык һәм җылылык өстәүче рәссам Киндеркүл авылында яшәүче Татьяна Юскаева булып чыкты. Без килгәндә ул кызы Магдалина белән капиталь ремонт баручы «Каенкай» балалар бакчасында эшли иде. Стеналардагы агачларда тиеннәр сикерә, елмаеп торучы сап-сары кояш бар бүлмәгә җылылык тарата… Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/kukmara-raionynnan-tatiana-iuskaeva-berence-rasemnaremne-balalar-bakcasyna-iorganda-iasyi-basladym

