👛📈Бәяләр арта: паникага бирелеп, ажиотаж тудыруның файдасы юк — 30 июля 2026 г. в 12:03:01.378
👛📈Бәяләр арта: паникага бирелеп, ажиотаж тудыруның файдасы юк Соңгы көннәрдә бензин мәсьәләсе, бәяләр арту турында күп сөйләшәләр. Шуңа күрә кайбер кешеләр кибетләргә барып, кирәк булмаган кадәр товар алып куярга ашыга. Минемчә, моңа артык борчылырга кирәкми. Паникага бирелеп, ажиотаж тудыруның файдасы юк. Кирәк кадәрен генә алсак, товар барысына да җитәр. Мондый вакытта тынычлык саклау һәм төрле имеш-мимешләргә ышанмау мөһим. Авырлыклар вакытлыча гына була, шуңа күрә сабыр булып, уйлап эш итәргә кирәк. Сания

