👍🙏Сәламәтлек — юлда: Кукмара районына «Тәгәрмәчле поликлиника» килде — 22 августа 2026 г. в 11:06:01.163
👍🙏Сәламәтлек — юлда: Кукмара районына «Тәгәрмәчле поликлиника» килде «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында республика районнарында берничә юнәлеш буенча мобиль поликлиникалар эшли. «Тәгәрмәчле поликлиника» безнең районга да килде. Узган атнада төбәкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ) табиблары Манзарас җирлегендә халыкны кабул итте. Махсус автомобиль-фургонда невролог, кардиолог, йөрәк-кан тамырлары хирургына һәм башка табибларга күренергә мөмкин иде. Заманча техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән сәламәтлек «поезды»на керүгә һәркемне фельдшер кызлар Регина Мамаева һәм Альбина Шешуковалар каршы ала. Алар пациентларга тиешле документларны тутырырга ярдәм итә, кан басымнарын үлчи. — Без берничә көн алдан авыл төркемнәренә Казан табиблары килү турында белдерү урнаштырдык. Шулай ук башка җирлекләрдәге фельдшерлар да халыкка мәгълүмат җиткереп, алдан язылырга мөмкинлек тудырдылар. Һәркем билгеләнгән көнне һәм үзенә күрсәтелгән вакытта гына килде. Шуның өчен чиратлар булмады, табибларның кабул итүе оешкан төстә узды, — ди Регина Мамаева. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/ilklm-proekt-kysalarynda/salamatlek-iulda-kukmara-raionyna-tagarmacle-poliklinika-kilde

