📢Россиядә диспансеризация уздыру тәртибе яңартылырга мөмкин — 3 сентября 2026 г. в 17:08:00.561
📢Россиядә диспансеризация уздыру тәртибе яңартылырга мөмкин Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация үткәрү тәртибен яңартырга җыена. Бу хакта РИА Новости агентлыгы министрлыкның медицина профилактикасы буенча баш штаттан тыш белгече Любовь Дроздовага сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» . «Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрүнең яңа тәртибе проектын әзерләде. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр билгеле бер төркемнәр өчен тикшеренүләр җыелмасын тагын да киңәйтә», — дип белдерде Дроздова. Яңартылган программада сугыш хәрәкәтләре ветераннары өчен гарантияләр киңәйтеләчәк. Шул рәвешле алар өчен психолог белән консультация узу мәҗбүри булачак. Аны диспансеризациянең беренче көнендә, ә мөмкин булмаганда шәһәрдә яшәүче ветераннар өчен — өч көннән, авылда яшәүчеләр өчен ун көннән дә соңга калмыйча үткәрәчәкләр. Шулай ук липид профилен бәяләүне кертү планлаштырыла. Аны 18-39 яшьлек россиялеләр өчен — елга бер, 40 яшьтән олырак гражданнар өчен өч елга бер тапкыр үткәрәчәкләр. Өстәмә рәвештә һәр пациентка гомерендә бер тапкыр атеросклероз үсешенә анализ ясалачак. Шулай ук яңа тәртиптә үпкәләрнең түбән дозалы томографиясенә юллама бирү критерийларына төгәллек кертеләчәк. 65-75 яшьлек тәмәке тартучы ир-атларга, шулай ук туганнарында аорта аневризмасы булган россиялеләргә әлеге кан тамырына УЗИ үткәреләчәк.

