❗️Балтырганнан сак булыгыз: куркыныч үлән Кукмара районында да очрый — 3 сентября 2026 г. в 09:14:01.017
❗️Балтырганнан сак булыгыз: куркыныч үлән Кукмара районында да очрый Зыянлы балтырган үләне турында газеталарда күп языла. Сындырып алганда аның согы тәнгә тисә, тирене пешереп, шул урында куыклар барлыкка китерергә мөмкин. Аллергиядән интегүчеләр өчен дә ул зур куркыныч тудыра. Ә күзгә эләккән очракта хәтта күрү сәләтенә зыян килүе ихтимал. Республиканың күп кенә районнарында таралган бу куркыныч үлән безнең районда да очрый. Ак чәчәкле, биеклеге ике-өч метрга җитә торган бу үлән ерактан ук күзгә ташлана. Кайберләренең чәчәкләре коелып, орлыклары формалашып килә. Әгәр аларны вакытында чапмасалар, орлыклар тагын да зуррак мәйданга таралачак. Алар кошлар, җил һәм хәтта машина тәгәрмәчләре белән дә бер урыннан икенче урынга күчәргә мөмкин. Балтырган үскән урында ком өеме дә игътибарны җәлеп итте. Әгәр бу комны территориядән читтә куллансалар, орлыкларның башка урыннарга таралу куркынычы арта. Табигатьтә балтырганның унбишләп төре билгеле. Әмма аларның барысын да агулы дип карарга ярамый. Безнең якларда таралган борщевик Сосновского — ике-өч метрга кадәр үсә торган күпьеллык үлән. Сабагы көпшәсыман, яфраклары зур һәм ябалдаш формасында. Ул кояш нурларын мөмкин кадәр күбрәк тотып, тамырын тукландыруга яраклашкан. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/baltyrgannan-sak-bulygyz-kurkynyc-ulan-kukmara-raionynda-da-ocryi �Ә сезнең якларда балтырган үләне үсәме? Җавапларыгызны комментарийга языгыз.

