Бүген, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчел... — 11 сентября 2026 г. в 20:09:57.716
Бүген, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем Пычак авыл җирлегендә яшәүче халык белән очрашты. 2001 елда төзелгән, 24 еллык тарихы булган, быел исә капиталь төзекләндерелгәннән соң ишекләрен янә ачкан Пычак авылындагы белем йортына килеп керүе үк күңелле. Чөнки һәр ноктасы җиренә җиткереп , сыйфатлы итеп эшләнелгән мондый мәктәп республика авылларында гына түгел, шәһәрләрдә дә юктыр әле. Гомумән бу төбәк елдан –ел яңарыш кичерә, матурлана, социаль объектлары заманча рухка әверелдереп төзекләндерелә. Шуңа күрә авыл җирлеге башлыгы Гәбделфәрт Нәкыйпов та бүген әлеге мәктәптә үткән җыенда бу турыда сүз алып, үз төбәгендә горурланып яшәвен яшермәде. -Республика һәм федераль программаларның барсында да катнашабыз. Тырышабыз. Бүгенге көндә Арпаяз авылы урамнарын таш җәю өчен үзара салым акчасына таш кайтарыла. Киләчәктә шулай ук программалар нигезендә бу авылда асфальт юл булыр дип тә ышанабыз, - диде ул. – Бүгенге көндә җирлегебездә су мәсьәләсе 100 процент хәл ителгән. Пычак авылының бер төркем ир-егетләре ярдәме белән авылдагы спорт мәйданчыгына Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионнан салдырылган яшел келәмне үзвакытында алып кайтып җәя алдык. Рәхмәт үзләренә. Шулай ук безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузган мәктәп коллективына да зур рәхмәт. Нинди генә мәсьәлә туа калса да, без аларның ярдәменә таянабыз. Әлбәттә бүгенге көндә җирлектә хәл итәсе көндәлек сораулар бар әле. Әйтик кайбер урамнардагы баганалардагы лампочкаларны алыштырып чыгасы бар. Чулпан Хәнәфина исә үз чыгышында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, уңышларга тукталды, республика һәм федераль программалар ярдәме белән киләсе елларда нинди эшләр планлаштырылуы турында чыгыш ясады, социаль программаларда авыл халкының да актив катнашуын сорады һәм җыенда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

