📝Шигъри мизгелләр — 27 сентября 2026 г. в 17:08:00.705
📝Шигъри мизгелләр 🍁Сөмбелә Көн һәм төн тигезләшкән чор, Көзге муллык – Сөмбелә. Табын тулы төрле нигъмәт, Сөенми соң кем генә?! Пәрәвез оча һавада, Бу – әбиләр чуагы. Табигатьнең кешелеккә Иң юмарт һәм бай чагы. Чибәр кызлар күк агачлар Бизәнгәннәр төрледән. Каен, миләш, баланнарны Күр генә син бер генә. Табигатьнең һәр мизгеле Сөенеч, шатлык безгә. Киләчәккә өмет баглап, Кереп барабыз көзгә. Харис МОСТАФИН