🙏Тәрбияче булу — йөрәк эше: Кукмарадан Илзирә Корбанова 40 елга якын гомерен сабыйларг... — 27 сентября 2026 г. в 10:15:00.539
🙏Тәрбияче булу — йөрәк эше: Кукмарадан Илзирә Корбанова 40 елга якын гомерен сабыйларга багышлый Райондашыбыз Илзирә Корбанова 40 елга якын шәһәрнең «Салават күпере» балалар бакчасында эшли. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу бар — 1987 елда тәрбияче вазыйфасына кабул ителгән. Шул вакыттан бирле ул үз һөнәренә тугры калып, инде берничә буын сабыйга белем-тәрбия бирә, аларның тәүге уңышларын күреп сөенә. Бәйрәм алдыннан без Илзирә ханымның әлеге һөнәргә килү юлы, балалар белән эшләүнең үзенчәлекләре һәм еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе турында сөйләштек. — Мин Кукмараның 1нче мәктәбендә укыдым. Сыйныф җитәкчебез Нәсимә Авзал кызының, һәр укучыны үз янына чакырып, киләчәктә кем булырга теләвебез белән кызыксынуы истә. Миңа: «Илзирә, син йомшак күңелле. Мәктәптә, я балалар бакчасында эшләргә тиешсең», — дип әйткән иде. Балаларны яратуым, алар белән аралашырга омтылуым, мөгаен, шул вакытта ук сизелгәндер, — ди тәрбияче. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/tarbiiace-bulu-iorak-ese-kukmaradan-ilzira-korbanova-40-elga-iakyn-gomeren-sabyilarga-bagyslyi