✅Кукмара районыннан Гүзәл Шакирова: Бүгенге балалар — идеяләр генераторы — 26 сентября 2026 г. в 11:35:00.133
✅Кукмара районыннан Гүзәл Шакирова: Бүгенге балалар — идеяләр генераторы Соңгы вакытта райондагы актив, төрле юнәлешләр белән кызыксынучы яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» сафларына елдан-ел күбрәк кушылуын күзәтәбез. Район яшьләре бүген нәрсә белән яши? Ни өчен кайчакта ирекле эшләү теләге бурычка әйләнә? Бу хакта Бөтенроссия хәрәкәтенең муниципаль координаторы Гүзәл Шакирова сөйләде. — Гүзәл Тәлгатовна, иң элек укучыларыбызга аңлатып китик әле: «Беренчеләр хәрәкәте» нәрсә ул? — «Беренчеләр хәрәкәте» — балалар үзләре тәкъдим иткән һәм Россия Президенты тарафыннан хупланган, Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы. Ул илебезнең төрле төбәкләрендәге мәктәп укучыларын һәм студентларны берләштерә. Анда 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәркем үз теләге белән кушыла ала. Безнең миссия гади һәм аңлаешлы: Россия белән бергә булу, кеше булып калу, бердәмлектә, хәрәкәттә һәм беренчелеккә омтылу. Хәрәкәтнең эшләү принцибын аңлау мөһим: бүгенге балалар — идеяләр генераторы, ә без, өлкәннәр, аларга шул идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итәбез. Дәвамын сайттан укыгыз: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/guzal-sakirova-bugenge-balalar-ideialar-generatory