😱Татарстанда быел су коену сезонында 42 кешенең гомере өзелгән — 25 сентября 2026 г. в 08:09:00.714
😱Татарстанда быел су коену сезонында 42 кешенең гомере өзелгән Быелгы су коену сезонында суда 42 кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары — ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде, дип яза «Татар-информ» «Бу су коену сезонында су объектларында 52 вакыйга булган. Узган ел шушы ук чорда 48 вакыйга булган. Бу сезонда 42 кеше һәлак булды, алар арасында 6 бала. Узган елның шушы ук чорында шулай ук 42 кеше һәлак булган, алар арасында дүрт бала», — дип сөйләде Денис Мокеев. Бу сезонда 16 кешене, шул исәптән 8 баланы коткарып кала алганнар.