💯38 еллык педагогик юл: Ядегәр мәктәбе укытучысы Гөлсинә Фәйзрахманова турында
💯38 еллык педагогик юл: Ядегәр мәктәбе укытучысы Гөлсинә Фәйзрахманова турында Ядегәр урта мәктәбенең математика фәне укытучысы Гөлсинә Фәйзрахманова өчен әлеге белем йорты эш урыны гына түгел, ә 38 еллык тормыш юлының аерылгысыз өлеше. ✅Шушы еллар дәвамында аның сыйныф бүлмәсеннән күпме укучы узган, күпме бала математика фәненең серләренә төшенгән, үзенә кирәкле белем һәм тормыш тәҗрибәсе алган. Язмам герое тумышы белән Саба районының Килдебәк авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Югары белем алган дипломлы белгеч хезмәт юлын Завод-Нырты мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. Анда ике ел эшләгәч, яшь мөгаллимә райондашыбызга тормышка чыга һәм аны язмыш җилләре Ядегәр авылына алып килә. – Әнием укытучы иде. Шуңа күрә кечкенәдән әлеге һөнәрнең нечкәлекләрен, кызыклы һәм шул ук вакытта авыр якларын белеп үстем. Гомер буе шофер булып эшләгән әтием башта минем укытучы булу теләгемне бик өнәмәсә дә, соңыннан ризалашты. “Математиканы сайла. Ул – тормышта иң кирәкле фән”, – диде.Мәктәпкә практика үтәргә килгән студентлар белән аралашу, бергәләп математика атналыклары, төрле кичәләр оештыру әлеге фәнгә тагын да якынайтты, – дип истәлекләре белән уртаклашты Гөлсинә Зөфәр кызы. – Ядегәр мәктәбендә миңа 6нчы сыйныфларны бирделәр. Алар белән бик тиз уртак тел таптык, матур гына эшләп киттек. Хәзер дә очрашканда ул вакытлардагы кызыклы мизгелләрне еш искә төшерәбез. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/38-ellyk-pedagogik-iul-iadegar-maktabe-ukytucysy-golsina-faizraxmanova-turynda