💯Хезмәт һәм игелек: Кукмара районыннан Зөлфия Гыйльметдинова — хөрмәт казанган остаз
💯Хезмәт һәм игелек: Кукмара районыннан Зөлфия Гыйльметдинова — хөрмәт казанган остаз 👩🏫 Ул 1988 елда үзе белем алган мәктәпкә укытучы булып эшкә кайта. Шушы еллар дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем биреп кенә калмыйча, мәктәптә педагог-оештыручы, профсоюз рәисе, ял лагере җитәкчесе булып та хезмәт куя. Авыл мәдәният тормышында да актив катнаша. 🏅 Зөлфия Шәрифулла кызы Татарстан Республикасының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесенә лаек булган, яшь укытучыларга остазлык иткән, укучыларын төрле бәйгеләрдә һәм чараларда катнаштырган. ❤️ Тормышта да ул көчле һәм ярдәмчел кеше буларак таныла. Ике кызын ялгызы үстереп, аларга югары белем биргән, әнисен 95 яшенә кадәр кадерләп тәрбияләгән. Бүген ул туганнарының, якыннарының һәм авылдашларының хөрмәтен тоеп яши. 🔗 Зөлфия Гыйльметдинованың тормыш һәм хезмәт юлы, кешеләргә кылган изгелекләре турында тулырак — «Кукмор-информ» материалында: «Бер гомердә күпме изгелек!» мәкаләсен укырга