💼 Татарстанда эшсез калган кайбер гражданнар эшсезлек буенча минималь пособие ала ала....
💼 Татарстанда эшсез калган кайбер гражданнар эшсезлек буенча минималь пособие ала ала. Хәзерге вакытта аның күләме 1863 сум тәшкил итә. 📌 Минималь түләүне беренче тапкыр эш эзләүчеләр, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәнче бер ел дәвамында рәсми рәвештә эшләмәгәннәр яки соңгы бер елда 26 атнадан да азрак эшләгәннәр рәсмиләштерә ала. 👤 Шулай ук эшчәнлеген туктаткан элеккеге шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыгы составыннан чыккан гражданнар һәм башка кайбер категорияләр минималь пособиегә дәгъва итә ала. 🔎 Пособие билгеләү шартлары гражданның хезмәт статусы һәм эштән китү сәбәбенә бәйле.