💯Раниф Шәрипов - язмыш сынауларына бирешмәгән шагыйрь
💯Раниф Шәрипов - язмыш сынауларына бирешмәгән шагыйрь Язмыш сынаулары һәм шигърияткә юл Гомер юлым чуар, ачы, кырыс Язмышым йөз төрле ямаулы. (“Биш алма” поэмасыннан) Шагыйрь Раниф Шәриповны күпләр беләдер. Катлаулы тормыш юлы үткән шәхес ул. Яшьтән ятим калып, балалар йортында үсүен әйтмим дә инде. Төньяк Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәндә бик каты салкын тидереп, буыннар сызлавы белән җәфалана. Тора-бара ике аягының тез һәм бот буыннары хәрәкәтләнүдән туктап, 20сен генә узган егет урын өстендә кала... Аннан соң озакка сузылган берсеннән-берсе авыр операцияләр – тик көчле рухлы Раниф бирешми, тормышка теше-тырнагы белән ябыша, таякка таянып, әкрен генә аякка баса. Алай гына да түгел, шигърият дигән тылсымлы дөньяга таба үрмәли. Бу урында шуны да әйтеп узу кирәктер. Авыру егетнең әдәбият мәйданында күренә башлавында Березняк мәктәбенең атаклы директоры Харис Ваһаповның да өлеше зур. Журналист, язучы Шаһинур Мостафинның: “Харис абый редакциягә махсус килеп, син Ранифка игьтибар ит әле, ярдәм итү ягын кара”, – дигән сүзләре хәтергә сеңеп калган. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/ranif-saripov-iazmys-synaularyna-biresmagan-sagyir