📝Шигъри мизгел
📝Шигъри мизгел ПАР БАЛДАКЛЫ ПАРЛЫ ГОМЕРЛӘР Парсыз тормыш насыйп булды миңа Гомер көзләремә кергәндә. Шөкер итәм, рәхмәт дим Раббыма Үз аякларымда йөргәнгә. Тормыш көтәм әле җайлап кына, Хуҗалык зур, эше җитәрлек. Ниләр генә узмады башымнан, Уйласаң, ис-акыл китәрлек. Язлар килде тагын җир өстенә, Әкрен генә үлән күренә. Яз миңа гел сагыш алып килә, Нидер җитми һаман күңелгә. Пар балдаклар киеп башладык без Тормыш юлын матур язларда. Парлы булып, рәхәт гомер иткән Көннәрем, калдыгыз кайларда? Туй балдагын сакладым күп еллар, Күңел ышанмады ул юкка. Парсыз калып, бик күп еллар үткәч Бүләк иттем бүген оныкка. Оланнарым пар балдаклар киеп, Парлы озын гомер итсеннәр. Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән Гомер йомгакларын сүтсеннәр. Гәүһәрия Газизова. Апрель, 2026 ел.