📚 Математика белән үрелгән гомер
📚 Математика белән үрелгән гомер 🏫 Ядегәр урта мәктәбенең математика фәне укытучысы Гөлсинә Фәйзрахманова өчен әлеге белем йорты эш урыны гына түгел, ә 38 еллык тормыш юлының аерылгысыз өлеше. Шушы еллар дәвамында аның сыйныф бүлмәсеннән күпме укучы узган, күпме бала математика фәненең серләренә төшенгән, үзенә кирәкле белем һәм тормыш тәҗрибәсе алган. 🧮 — Әлеге фәнгә кызыксынуны кечкенә сыйныфлардан ук уяту мөһим. Мин шуңа күрә һәр дәрестә диярлек укучыларга тормыш белән бәйле, практик әһәмияткә ия кызыклы мәсьәләләр, олимпиада биремнәре тәкъдим итәргә тырышам. Шулай итеп, балалар математиканың көндәлек тормышта да кирәкле булуын аңлый башлый, — ди Гөлсинә Зөфәр кызы. 🎥 Тулырак — видеоязмада. #кукмара #татмедиа #кукморинформ #ядегәр #мәктәп #укытучы