📝Укучыларыма ачык хат: 50 елдан соң да сезне сагынам
📝Укучыларыма ачык хат: 50 елдан соң да сезне сагынам 2026 елның 22 августында Кукмара 1нче урта мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган укучылар очрашу кичәсе үткәрделәр. Мине дә чакырдылар. Аларга химия фәнен укыткан идем, кызганыч, бара алмадым. Укучыларыма ачык хат язарга булдым. Исәнмесез, кадерле укучыларым, безнең хезмәт җимешләребез! Бер күрешү — бер гомер, диләр. Очрашу бит ул — үзе бер дөнья. Анда гаилә дә, балалар, оныклар да юк, тормыш һәм дөнья проблемалары да онытылып тора. Укыган мәктәбегезне, укытучыларыгызны күрү, сыйныфташлар һәм мәктәп дуслары белән очрашу, сезне мәктәп елларына, яшьлегегезгә кайтаргандыр. Уку чорындагы якты хатирәләр искә төшкәндер, күңелле матур мизгелләр күз алдына килгәндер. Иң яраткан хатирәләрнең берсе — ул сезнең тәүге мәртәбә беренче сыйныфка укырга килүегез һәм сезне беренче укытучыгызның бәйрәмчә каршы алуы булгандыр. Беренче укытучы беркайчан да онытылмый ул. Мәктәп еллары — кеше гомеренең иң якты, иң истә кала торган чоры. Һәркемнең ваемсыз балачагы да, бераз юләррәк яшүсмер вакыты да, хискә иң бай булган яшьлек еллары да мәктәптә үтә. Башлангыч сыйныфта сез октябрятлар булдыгыз. 5нче сыйныфта сезне пионерга алдык, муеныгызга кызыл галстук бәйләдек. Кызыл галстук сезнең горурлыгыгыз иде. Берәрегез галстугын ашыгып өендә калдырса, йөгереп кайтып, галстугын бәйләп килә иде. Хәтерегездәме, отряд дружина сборлары, быргы кычкыртып, барабан тавышлары астында бик күңелле итеп үткәрелде. Пионер сборлары алар үзләре бер зур ватанпәрвәрлек тәрбиясе булды. Cез, пионерлар, солдатлар кебек атлап килеп, матур итеп җырлый идегез. Отряд командирлары кызыл байрак астында дружина командирына хәрбиләрчә рапорт бирә. Сборларны ватанпәрвәр җырларын башкару белән тәмамлый идек. Югары сыйныфларда комсомолга кергәнегез хәтерегездәме? Комсомол уставын ятлап, район җитәкчеләре янына бара идегез. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/%D3%99yter-s%D2%AFzem-bar/ukucylaryma-acyk-xat-50-eldan-son-da-sezne-sagynam