🏆 Эштә дә, спортта да — хәрәкәттә: Кукмара районыннан Николай Петров — новус уены остасы
🏆 Эштә дә, спортта да — хәрәкәттә: Кукмара районыннан Николай Петров — новус уены остасы 🏡 Зур Кукмарада гомер итүче Николай Петров турында спорт яңалыкларында еш ишетергә туры килә. Ул новус уенында югары нәтиҗәләргә ирешеп, район данын республика һәм ил күләмендәге ярышларда лаеклы яклый. 🎓 Николай Андреевич — чыгышы белән Югары Чура авылыннан. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул укуын Казан энергетика техникумында дәвам итә. Соңрак читтән торып, Казан энергетика университетында югары белем ала. 👨🔧 Хезмәт юлын яшь белгеч Шәмәрдәндәге нефть базасында башлап җибәрә, аннары озак еллар Кукмара кирпеч заводында, 4нче урта мәктәптә директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшли. Бүген исә ул «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында инженер вазыйфасын башкара. Яраткан эшенә урнашканына ел ярымнан артык вакыт узган. ⚙️ — Биредә барлык инженерлык коммуникацияләренең торышы өчен җавап бирәм. Бу — технологик җиһазлар, вентиляция, җылылык, су белән тәэмин итү системалары һәм башка эшләр. Шулай ук янгын һәм энергетика куркынычсызлыгы юнәлешләрендә дә эш алып барам. Бу — җаваплы да, кызыклы да хезмәт, — дип сөйли Николай Андреевич. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sport/esta-da-sportta-da-xarakatta-kukmara-raionynnan-nikolai-petrov-novus-ueny-ostasy