📢Кукмара районы үзәк дәваханәсендә чират мәсьәләсе: аны хәл итү юллары бар
📢Кукмара районы үзәк дәваханәсендә чират мәсьәләсе: аны хәл итү юллары бар Соңгы вакытта халык арасында табибларга алдан язылу, чиратларда озак көтү мәсьәләсе еш күтәрелә. Бу проблеманы хәл итү өчен нинди чаралар күрелә? Гайшә, Кукмара Әлеге сорауга район үзәк дәваханәсеннән түбәндәге җавап алынды: — Бу мәсьәлә, чыннан да, сәламәтлек саклау системасы өчен иң кискен һәм актуаль проблемаларның берсе. Аны хәл итү өчен берничә юнәлештә эш алып барыла. Пациентлар табибка үзләренә уңайлы булган ысул ярдәмендә: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталлары, «МАКС» мобиль кушымтасы, медицина учреждениеләрендә урнаштырылган инфоматлар, шулай ук поликлиника регистратурасы аша языла ала. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sorau-avap/kukmara-raiony-uzak-davaxanasenda-cirat-masalase-any-xal-itu-iullary-bar