✅Шигъри мизгелләр
✅Шигъри мизгелләр Бәхет Бәхет бит ул — кайтыр нигезең булу, Җыелышса анда туганнар. Бәхет бит ул — эштән кайткан чакта Каршы алса йөгереп балалар. Бәхет бит ул — күңел тынычлыгы, Сәламәтлек, муллык, мәхәббәт. Яшәү бәхет гаиләң белән бергә, Бер-береңә булып зур терәк. Бәхет бит ул — сөйгән кешең белән Бер сукмактан бергә атлавы. Ә кичләрен җылы юрган бүлешеп, Кочаклашып бергә йоклавы. Бәхет бит ул — матурлыкны күреп, Шөкер итеп рәхәт яшәүдә. Арып эшләп кайтканнан соң, Якыннарың белән күрешүдә. Бәхет бит ул — беләсезме икән, Кешеләргә ярдәм итүдә. Күңеленә авырлык китермичә, Тыныч кына яшәү бу җирдә. Бәхет бит ул — көн дә кулың сузып, Шөкер итеп дога кылуда. Бәхет бит ул — иң якын кешеңнең: «Яратам сине», — дип пышылдавында. Бәхет — әти-әни, сөйгән яр, балалар, Туган нигез, саулык, муллык та. Бәхетле булып яшәргә язсын Сөеп-сөелеп матур тормышта. Илзия ХАРИСОВА, Кукмара үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты