👏«Урман күптөрлелеге — 2026»: Лубян көллияте абсолют җиңүче булды
👏«Урман күптөрлелеге — 2026»: Лубян көллияте абсолют җиңүче булды Марий Эл Республикасында урман хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары студентлары арасында оештырылган «Урман күптөрлелеге — 2026» Бөтенроссия һөнәри-гамәли ярышларына йомгак ясалды. 📢Иң яхшы исемен яулау өчен Россиянең һәм Белорусия Республикасының сигез югары уку йортыннан, 17 урман техникумы һәм көллиятеннән килгән 25 команда көч сынашты. ✅Ярыш программасы дүрт махсус этаптан торды. Барлык катнашучылар да үзләренең уку йортларын лаеклы тәкъдим итте һәм югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен күрсәтте. 🥇🥈Лубян урман-техник көллияте «Урманнарда кисү мәйданын билгеләү һәм урманны таксацияләү», «Урман кисү мәйданында төп эшләр» юнәлешләрендә — беренче, «Урман янгыннарын сүндерүне имитацияләү»дә икенче урынны алды. 🏆Командалар арасында гомуми зачетта абсолют җиңүче булып, Лубян урман-техник көллияте танылды.