✅Көзге чакырылыш: хәрби хезмәткә алу тәртибендә нинди үзгәрешләр бар?
✅Көзге чакырылыш: хәрби хезмәткә алу тәртибендә нинди үзгәрешләр бар? 1 октябрьдә гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәт вакыты – 12 ай. – Узган атнада район хәрби комиссариатында төрле өлкә вәкилләрен туплаган чакырылыш комиссиясе булачак солдатлар белән аралашты, аларга чакыру кәгазе – повесткалар тапшырды. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы дип табылган егетләр Россия территориясендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк. Чакырылучыларның берсе дә махсус хәрби операция зонасына җибәрелми, – ди район хәрби комиссары Альберт Гомәров. Хәрби исәп реестры ничек эшли? Бүгенге көндә хәрби комиссариатлар эшчәнлеген исәпкә алу һәм хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле процессларны автоматлаштырудан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, чакырылыш кампаниясе Хәрби исәп реестры ярдәмендә үткәрелә. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kozge-cakyrylys-xarbi-xezmatka-alu-tartibenda-nindi-uzgareslar-bar