🌟Ватанга мәхәббәт тәрбиядән башлана: Кукмарада республикакүләм стажировканың зона этаб...
🌟Ватанга мәхәббәт тәрбиядән башлана: Кукмарада республикакүләм стажировканың зона этабы узды Чарада Кукмара, Саба, Теләче, Балтач һәм Мамадыш районнарының мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты. Манзарас авылындагы беренче гимназиядә «Мәгариф оешмаларының хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны тәрбия эшенә җәлеп итү тәҗрибәсен өйрәнү» темасына багышланган республика күләмендәге стажировканың зона этабы уза. Чарада Кукмара, Саба, Теләче, Балтач һәм Мамадыш районнарының мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнаша. «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты«ның «Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы» җитәкчесе Ирина Сахнованың сүзләренә караганда, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары өчен бик күп юнәлештә укулар оештырыла, төрле программалар тормышка ашырыла. Бүгенге чара исә шулар арасында иң әһәмиятлеләренең берсе. — Яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Патриотик тәрбия исә бүгенге көндә беренче урында тора. Ә махсус хәрби опреациядә катнашучылардан башка ул тулы булмас иде. Шуңа күрә алар мәктәпләргә киләләр, укучылар белән очрашалар, Ватанны яратуның чын үрнәген күрсәтәләр. Мондый чаралар зур рухи кыйммәткә ия, — дип сөйләде Ирина Александровна. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/vatanga-maxabbat-tarbiiadan-baslana-kukmarada-respublikakulam-stazirovkanyn-zona-etaby-uzdy