🌿 «НАЗ» үзәгендә сәламәтлекләрен ныгыту төркеменә йөрүчеләр белән Җиңү паркында сканди...
🌿 «НАЗ» үзәгендә сәламәтлекләрен ныгыту төркеменә йөрүчеләр белән Җиңү паркында скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрелде. 🚶♀️ Чара ТОС «Степана Разина» җитәкчесе Гөлшат Химматова инициативасы белән оештырылды. Катнашучылар скандинавия йөрешенең үзенчәлекләре белән таныштылар, таякларны дөрес куллану һәм йөрү техникасы буенча файдалы киңәшләр алдылар. 🌳 Кайбер ветераннар өчен паркка сәяхәт яңа ачышларга да бай булды. Алар саф һавада вакыт үткәреп, аралашу һәм хәрәкәт итү мөмкинлеге алдылар. 💚 Сәламәтлекне ныгыту, актив булу һәм аралашу — тормышның мөһим өлеше, дип хәбәр итте спорт ветераны Артур Зәкиев.