🤣Елмаеп алыйк әле
🤣Елмаеп алыйк әле Сумса! Сумса! Кайсыгызга сумса?! — Сумсагыз нәрсә белән? — Төрлесе бар инде... — Мәсәлән, ниндиләр? — Бар бүгенгеләр, кичәгеләр, ә менә болары — өченчекөнгеләр. *** — Карале, дус кеше, хатын-кызда иң мөһиме нәрсә? — Авыз. — Ә йөзе, күзе-кашы, чәче-башы, буй-сыны? Алар бер дә мөһим түгел мени? — Юк. Иң мөһиме — авызы ябык булсын. *** — Гүзәл, синең берәр хыялың бармы? — Бар. Ябыгу. — Ә ник ябыкмыйсың? — Бер хыялсыз торып калыйм мени?! *** Бер ир даруханәдә очкылык тотуга каршы дару сорый. Даруханәче кинәт кенә аның йөзенә суга. — Нәрсә эшләвегез бу? — Менә бит, очкылыгыгыз бетте. — Ә мин бит даруны хатынга сораган идем. *** Кыш буе борыннан агып интектерде. Салкын тигән дип, аны халык ысулы — бал белән чәй эчеп дәваладым. Язга таба, һаман рәтләнмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Баксаң, миндә балга аллергия икән. *** Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе — икенчесенә: — Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар — бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек — бигрәк тә син. *** Мәчтүрә түти, аяк очларына гына басып, ишек төбенә килә, колагын куеп тыңлап тора, аннан җәһәт кенә кухняга чыга да, кайнап утырган ашка бер кап тоз тондырып, ялт кына бүлмәсенә кереп китә. Аның коммуналь торактан аерым фатирга күчүенә инде өч ел, ләкин кайчагында әнә шулай онытылып киткәли. Картлык галәмәтедер инде.