📚 2027 елда дәүләт имтиханнарын үткәрү вакытлары билгеле
📚 2027 елда дәүләт имтиханнарын үткәрү вакытлары билгеле Рособрнадзор киләсе елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) уздыру вакытын тәкъдим итте. 🎓 Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ): Вакытыннан алда — 19 марттан 19 апрельгә кадәр; Төп чор — 1 июньнән 9 июльгә кадәр; Өстәмә чор — 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр; ✍️ Бер предметны сайлап тапшыру көннәре — 8 һәм 9 июль. 📖 БДИның төп чоры тарих, әдәбият һәм химия фәннәре буенча имтиханнардан башланыр дип көтелә. 📘 Төп дәүләт имтиханы (ТДИ): Вакытыннан алда — 20 апрельдән 14 майга кадәр; Төп чор — 2 июньнән 5 июльгә кадәр; Өстәмә чор — 2 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр. 🎯 Укучыларга имтиханнарга әзерләнүдә уңышлар телибез!