📌Кукмара районыннан Вячеслав Федоров: Балачактан ук хокук сагында хезмәт итәсем килде
📌Кукмара районыннан Вячеслав Федоров: Балачактан ук хокук сагында хезмәт итәсем килде 29 октябрьдә Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан бүлекчә инспекторы Вячеслав Федоров белән әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре турында әңгәмә кордык. Язмам герое тумышы белән Үрәсбаш авылыннан. Беренче гимназияне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт аграр университетына укырга керә. Алга таба дипломлы яшь белгеч армия сафларына алына, Уссурийск шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итә. — Минем балачактан ук хокук сагында хезмәт итәсем килде. Шуңа күрә киләчәгемне дә әлеге өлкә белән бәйләргә теләдем. 2018 елда районның ведомстводан тыш сак бүлекчәсенә эшкә урнаштым. Мине полиция хезмәткәре вазыйфасына билгеләделәр. Дүрт елдан өлкән полиция хезмәткәре дәрәҗәсенә күтәрелдем. Ә менә соңгы ике айда инспектор эшен башкарам, — ди әңгәмәдәшем. — Бу һөнәр зур җаваплылык, тәвәккәллек, уяулык сорый. Иң мөһиме — үз эшеңне яратырга, коллективның һәм җитәкчелекнең ышанычын акларга, нинди генә хәлләр килеп чыкса да, үз бурычыңа тугры калырга кирәк. Вячеслав белән хезмәт юлының беренче көннәрен дә искә төшердек. Сигез ел вакыт узса да, яңа коллективка кушылу, беренче мөһим бурычларны үтәү белән бәйле кичерешләре әле дә хәтерендә саклана. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/kukmara-raionynnan-viaceslav-fedorov-balacaktan-uk-xokuk-sagynda-xezmat-itasem-kilde