💫Кукмарада физик мөмкинлекләре чикле балалар катнашында фестиваль-конкурс оештырылды
💫Кукмарада физик мөмкинлекләре чикле балалар катнашында фестиваль-конкурс оештырылды Кукмара балалар музыка мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикле балалар катнашында «Йөрәк көйләре» дип исемләнгән республикакүләм фестиваль-конкурс узды. Музыкага булган мәхәббәтне, сәләтне һәм иҗатка омтылышны берләштергән әлеге чара төрле шәһәр-районнардан килгән яшь башкаручыларга үзләрен күрсәтү, осталыкларын сынау һәм тамашачыларга күңел җылысын бүләк итү мөмкинлеге бирде. Чарага килүчеләрне район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләде. Ул балаларның иҗатка омтылуы, сәхнәгә чыгуы һәм үз сәләтләрен үстерүе зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бәйгедә Кукмара, Казан, Яр Чаллы, Арча һәм Балтачтан килгән 7–15 яшьлек 17 башкаручы катнашты. Алар «Башкару осталыгы (соло)», «Ансамбль» һәм «Гаилә ансамбле» номинацияләрендә үз көчләрен сынады. Һәр чыгыш үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-fizik-momkinleklare-cikle-balalar-katnasynda-festival-konkurs-oestyryldy