💚 «Белка» позывнойлы якташыбыз: кайтуның үз бәхете бар
💚 «Белка» позывнойлы якташыбыз: кайтуның үз бәхете бар 🇷🇺 Кукмара районыннан 32 яшьлек Алия махсус хәрби операция зонасында медицина инструкторы булып хезмәт итә. Якыннарыннан медицина хезмәткәрләре җитмәве турында ишеткәч, ул үзе дә контракт төзергә карар кыла. 🏡 Күптән түгел Алия чираттагы ялына туган ягына кайтты. Аның өчен иң кадерле мизгелләр — улы, әнисе һәм туганнары белән күрешү. Ярты ел өйдән еракта яшәгәннән соң, якыннар белән үткәргән һәр минутның кадере тагын да арта, ди ул. 🤝 Якташыбыз хезмәте, гаиләсенең ярдәме, волонтерларның булышлыгы һәм хәрбиләргә көч-өмет бирүче балалар хатлары турында сөйләде. 🙏 Алиянең иң зур теләге — махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануы һәм илебездә тынычлык урнашуы. 📖 Аның тарихын тулырак сайтыбызда укыгыз: 🔗 https://kukmor-rt.ru/news/beznen-geroilar/belka-pozyvnoily-raiondasybyz-kaitunyn-uz-baxete-bar