🎉 Кукмараның "Салават күпере" балалар бакчасында "Традиция варислары" дип исемләнгән г...
🎉 Кукмараның "Салават күпере" балалар бакчасында "Традиция варислары" дип исемләнгән гаилә этнокультура фестивале узды. Чара районда яшәүче төрле милләт вәкилләренә багышланган иде. Фестиваль "Белем" ата-аналар инициативалары бәйгесе нәтиҗәләре буенча бирелгән грант чаралары хисабына үткәрелде. Мастер-класслар вакытында балалар һәм әти-әниләр халык уеннары белән танышты, милли ризык әзерләде, төрле милләт халкының бию элементларын өйрәнде. Фестивальнең финал өлеше Гала-концерт булды. Анда гаиләләр татар, рус, удмурт, керәшен, мари халкының җырларын, биюләрен, шигырьләр тәкъдим итте.