🇷🇺 Район башлыгы Сергей Димитриев 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь — ...
🇷🇺 Район башлыгы Сергей Димитриев 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан райондашларны бәйрәмнәр белән котлады: 💬 — Хөрмәтле райондашлар! Сезне әлеге әһәмиятле бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән котлыйм! 🤝 Халыклар бердәмлеге — җәмгыятебезнең төп байлыгы, тыныч һәм имин тормышның нигезе. Төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара хөрмәт һәм татулыкта яшәве, бер-берсенә ярдәм итүе аеруча мөһим. Татарстаныбызның көче дә нәкъ менә халыклар дуслыгында һәм бердәмлегендә. Конституциябез һәр гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклый, җәмгыятьтә законлылык һәм гаделлек принципларын ныгыта. Районыбыз халкының уртак тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм матур традицияләре туган төбәгебезнең үсешенә зур өлеш кертә. 🌷 Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары һәм мул тормыш телим. Йортларыгызда тынычлык, күңелләрегездә шатлык булсын! Бердәмлегебез нык, киләчәгебез якты булсын!