Перейти к содержимому
Максиметер

😢Көчле хатын-кызның да еларга хакы бар

😢Көчле хатын-кызның да еларга хакы бар Минемчә, көчле хатын-кызның да еларга хакы бар. Чөнки көчле булу — беркайчан да еламау, беркемгә зарланмау, бөтен авырлыкны эчеңә йотып яшәү дигән сүз түгел. Үзем дә тормышта төрле чакларны күрдем. Гаилә, балалар, көндәлек мәшәкатьләр... Кайчак үзеңнең дә хәлдән таеп киткән чакларың була. Ләкин барыбер елмаясың, эшкә тотынасың, якыннарыңны кайгыртасың. Чөнки синнән башка кем эшләр, кем кайгыртыр, дип уйлыйсың. Ә үзеңнең күңелеңдә ни барлыгын сораучы гына юк… Кайчак иң авыры — нәкъ менә сине аңлаучы кешенең булмавы. «Син көчле бит, син булдырасың!» — диләр. Әйе, булдырам. Ләкин мин дә тимердән ясалмаган. Минем дә күңелем тула, минем дә елап аласы килгән чаклар була. Кайчак киңәш тә кирәкми, бары тик бер җылы сүз, бер кочаклау, «Син ничек, үзеңә авыр түгелме?» дигән гади сорау җитә. Хатын-кыз бит ул — әни дә, хатын да, кыз да, килен дә. Ул һәркемнең хәленә керергә тырыша, һәркемне юатырга әзер. Ә кайчак аның үзен юатырга оныталар. Шуңа күрә, хатын-кызның көчле булуыннан файдаланмыйк. Аның сабырлыгын чиксез дип уйламыйк. Элек елауны көчсезлек дип кабул итә идем. Хәзер аңлыйм: күз яше көчсезлек билгесе түгел, ул күңелнең арыганын белдерүе генә. Кеше гел башкаларга терәк булып яши алмый, аның үзенә дә терәк кирәк. Минемчә, чын көч — күз яшьләрен яшерүдә түгел, ә үз хисләреңне таный белүдә. Елыйсың икән — ела, күңелеңне бушат. Арыдың икән — ял ит. Авыр икән — ярдәм сора. Моның өчен син бер дә көчсез булып калмыйсың. Исемем газета өчен генә

309 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

2 371 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.