🌍 Кукмара районында миграция мәсьәләләре: чит ил гражданнары нинди таләпләрне үтәргә т...
🌍 Кукмара районында миграция мәсьәләләре: чит ил гражданнары нинди таләпләрне үтәргә тиеш? Районыбызда бүгенге көндә 331 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция исәбендә тора. Аларның күбесе хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен килгән һәм сәүдә, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәләрендә эшли. 📌 Район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Илсияр Вәлиева чит ил гражданнарының миграция исәбенә басу, эшкә урнашу тәртибе, эш бирүчеләрнең бурычлары һәм закон бозган очракта каралган штрафлар турында сөйләде. ⚠️ Миграция законнарын бозган өчен чит ил гражданнарына гына түгел, аларны эшкә алучы затларга һәм оешмаларга да җаваплылык каралган. 📖 Тулырак мәгълүматны сайттагы язмада укыгыз: https://kukmor-rt.ru/news/keshe-m-any-eshe/kukmarada-migrantlar-zakon-talaplare-ham-avaplylyk
Канал в каталоге Максиметера
2 378 подписчиков · Новости