Меренговый рулет: — 5 июня 2026 г. в 21:00:19.822
Меренговый рулет: -6 йомырканың агын сарысыннан аерып алабыз -Чеметеп кенә тоз салып миксер белән күпертә торабыз йомырка агын -200 гр шикәр комын ипләп кенә йомырка агына кертәбез миксер эшли, масса куера Миксерны сүндерәбез дә - чеметеп кенә лимон кислотасы салдым -2 аш калагы кукуруз крахмалы салып ипләп кенә лопатка белән болгатабыз. (бәрәңге крахмалы салдым бу юлы) Листка пергамент кәгазь куеп әзер массаны җәябез 🔗150 гр духовкага 40 минутка озатабыз. (ачып карамыйбыз духовканы) Крем: 🌿220 гр 33 процентлы сливкига 🌿80 гр шикәр пудрасы салып миксер белән туглыйбыз да 🌿200 гр творожный сыр салып кремыбызны әзер булганчы туглыйбыз. Рулет җыябыз: 🔗Меренга коржигын алабыз 🔗Пергамент кәгазен алабыз 🔗Суытабыз (тиз суына) 🔗Кремны җәеп рулет итеп төрәбез. 🔗Бизибез ❗❗❗Искәрмә: газ духовкасында меренганы ясый алмыйм-катып китә, электр духовкасында яхшы чыга. Температураны бер градуста тотарга кирәк

