Кабак, кишерле пирог — 23 августа 2026 г. в 14:07:40.545
Кабак, кишерле пирог Кемнәр ярата , яратмаган кеше дә яратып ашар. Камыр өчен: 200 гр каймак(шәһәр сметанасы, минеке 20 процент) 2 йомырка 70 гр ак май 1 аш калагы шикәр комы Ярты чәй калагы тирәсе тоз +_ 1 чәй калагы разрыхлитель он үлчәп салмадым Камырны бик каты итеп басмыйбыз Эчлек: 280 гр үткәрелгән кишер(минеке Кухонный комбайннан) 270 гр туралып морозильникта катырылган кабак 110 гр баллы, йомшак йөзем 200 гр бүрттерелгән дөге 2,3 уч шикәр комы (йөзем, кишер, кабакның баллылыгына карап, мин икене салдым) Бергә яхшылап болгатабыз. Камырны җәеп, эчлекне салып , өстенә юка гына ак май телеп салабыз ара тирә Пирогның өстен ябып 50 минут тирәсе 200 гр мичтә пеште. Таба минем лист иде, дм 29/33 Бик тәмле булып пешә, камыры да, эче дә.

