Тормыш – дисбе, төймәләре – көннәр, — 3 сентября 2026 г. в 06:03:33.791
Тормыш – дисбе, төймәләре – көннәр, Бер-бер артлы тора тезелеп... Тоткан төймәң тәгәри дә төшә, Тезгән җебең китсә өзелеп... Дисбе төймәләрен тезәсең дә, Ука-чуклар белән бизисең... Тарта-тарта җебе юкара шул, Ә син аны һич тә сизмисең... 3 бүлектә аның төймәләре, Бер-берсеннән һич тә ким түгел... 33 ул, һәрбер җанлы затка, Аллаһ санап биргән бер гомер... Адәм баласына да шул гомер, Өлеш булган аның калганы... Аттан, эттән, тагын маймыллардан, Артык гомер сорап алганы... Һәм шул гомерләрне яши кеше, Ат шикелле эшли, эт кебек... Хәле беткәч, өреп кенә тора, Маймыл кебек йөри, сөртенеп... Мәңге яшим, диеп дөнья куа, Ял итәргә һич тә юк ара... Еллар үткән саен гомер җебе, Тәсбих җебе кебек юкара... Тормыш – дисбе, матур төймәләре, Кызыктырып тора, тезелеп... Тоткан төймәң тәгәри дә төшә, Тезгән җебең китсә өзелеп... 🤲 Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ, төркемем минем!

