Вак чәкчәк.
Вак чәкчәк. 3 йомырка тулаем 3 йомырка сарысы миксер ярдәмендә күпертеп алдым, чеметеп тоз салдым 1 аш калагы майонез ярты чәй калагы разрыхлитель. он салып камыр ясыйбыз. 7 мм калынлыкта җәем җәеп,1 әр см иңлегендә тасмалар кисеп, чирттереп , онлап кистем, иләк аркылы онын иләдем, майга салып пешердем. Баллар өчен 100 мл су, 200 гр песок кайнатам 3,4 минут Кушам 3 аш калагы бал Кайнатам 3,4 минут. Әзерлеген белер өчен салкын суга салып карыйм. Суда сироп җәелеп китмәсә әзер дигән сүз. Сиропны төшләребезнең Өстенә салып, болгатып, савытларга өеп, катырып куябыз.