Батон пешерәбез:
Батон пешерәбез: 1 нче өлеш: ✅300 гр онга ✅191 гр сап салкын (ледяной) су салып болгатабыз да 20 минутка холодильника куябыз өстен ябып. Шушы массага салабыз ✅коры чүпрә 3 гр ✅шикәр комы 10 гр ✅тоз 6 гр ✅уксус яблочный 8 гр ✅аскорбин кислтотасы -пычак очында гына Яхшылап басабыз да ✅15 гр көнбагыш мае салып басып бетереп җылы урынга кабарырга куябыз. Кабарып менгәч камырны кунада бер 10 минут тирәсе ял иттереп, кул белән генә җәеп, рулет итеп төреп, батон формасы ясап формалаштырып табага куябыз. Табада кабарсын камыр. Духовкага тыгар алдыннан үткен пычак белән өске өлешен кискәләп алабыз. 230 гр лы мичтә 10 минут, 200 лы мичтә 30 минут тирәсендә пешеп чыкты.