Самса эчлеге кабак кушып:
Самса эчлеге кабак кушып: Самса өчен: 🌿120 гр салкын су 🌿Чеметеп тоз 🌿250 гр тирәсе он салып камыр басабыз. ✅Самсага дигән камырны җәябез юка итеп ✅50 гр йомшартылган ак май белән майлап, ✅рулет итеп төреп, улитка кебек төрәбез дә морозильникка куеп торабыз 120 гр кабакны вак итеп турап тоз белән болгатып куйдым, (суы чыксынга) Бер уртача бәрәңге вак итеп турадым Бер уртача суган вак итеп турадым 200 гр фарш минеке Тоз Борыч Фарш майлы булмаса май кушарга була. Камырны 6 өлешкә бүлеп, җәеп , эчлек салып , өчпочмак кебек ябештереп, видодагыча табага куябыз. Өстенә йомырка сарысы туглап ягабыз, коры табада ак кунжутны кыздырып алып сиптем. Духовкага. Тәмле булсын!