Хәерле иртә, дусларым!
Хәерле иртә, дусларым! Бүгенге кояшлы иртәбезне, көнебезне Гөлара Шәрипованың матур шигырь юллары белән башлап җибәрәсе килә. Үзем вәгазьләр,шигырьләр, хикәяләр укырга яратам. Яшим әле, дөнья иркен бит ул, Һәркемгә дә урын җитәрлек. Йөрәгемдә ялкын, тәндә көч бар Тормыш сукмагымнан үтәрлек. Янәшәмдә якын кешеләр бар, Дусларым бар иңен куярлык. Күңел иркен, шулкадәрле иркен Бар җиһанның нуры сыярлык! Сабырлыгым сынауларга калкан, Саф йөрәгем - Аллаһ бүләге. Яшим икән, димәк бурычым бар, Анысы да Раббым теләге! Дөнья иркен бит ул, урын җитә, Тарсынмасак иде җиһанны. Каршыларга язсын тик сөенеп Алсуланып аткан һәр таңны! Уңышлы көн, дуслар һәрбарчабызга да, исән имин булыйк!