ӨЧПОЧМАК.
ӨЧПОЧМАК. Искиткеч тәмле камыр, обязательно ясап, пешереп ашагыз дуслар. Шушы 8 өчпочмак өчен: 1 йомырка 150 гр каймак 70 гр ак май өй температурасында йомшартылган он, ярты чәй калагы разрыхлитель. тоз Камырны берәр сәгать ял иттердем ясап куйгач. Шул арада 350 гр итне вак итеп турап 90 гр суганны вак итеп турап, тоз, борыч, 50 гр ак май(бүлмә температурасында йомшартылган) салып болгатып куйдым. 3 уртача зурлыктагы бәрәңгене вак итеп турап суда берәр сәгать тоттым(крахмалын чыгарырга) Итле , майлы,суганлы массага туралган, суыннан саркытып бәрәңгене салып , укроп башы(әнис димен инде мин аны) салып, яхшылап болгатып эчлекне ясап куйдым. Камырны тигез 8 кисәккә бүлеп, җәеп, эчлек салып, бөреп пешерергә. Бер өчесен морозильникка куйдым(берәр көнне пешереп карарбыз, камыр катыргач ничек булганын күрсәтермен). Искиткеч тәмле чыга дуслар!