Прянник.
Прянник. бал-120 гр песок-120 гр ак май-80 гр он-350 гр йомырка-2 корица-1 чэй калагы чэй содасы-1 чэй калагы чеметеп тоз -Калын төпле мискедә май, бал, песокны эретэбез(кайнатмыйбыз, песок эреп беткәнчегә чаклы) -Массабыз бераз суынсын(йомырка пешмәслек) -Баллы массага салабыз берәм берәм йомырка -Салабыз корица -болгатабыз -Оныбызга чәй содасы салабыз, болгатабыз -Баллы массага онны кертеп кушабыз -Кунага төшереп камырны түгәрәк итеп формалаштырабыз(тастымал ябып 20 минут тотабыз )(артык онламаска, масса суынгач камыр ныгый) -Табага пергамент кәгазь җәеп камырның 2/3 өлешен җәеп табага урнаштырабыз, таба кырыйларына да камыр җитсен -эчлек салабыз (сыек булмасын повидло) -калган камырны җәеп эчлек өстенә куябыз -тоташтырабыз камырны -180 гр мичтә 35-40 минут пешә -кайнар килеш глазурь ягабыз. ✅Глазурь: -100 гр песок -2 аш калагы су -1 чәй калагы лимон согын кайнатып алабыз(сыек булмасын, сметана кебек)