«Әбиләргә ни җитми?» — шундый исем астында 1 октябрь көнне Баулының «Балкыш» халык теат...
«Әбиләргә ни җитми?» — шундый исем астында 1 октябрь көнне Баулының «Балкыш» халык театры драматург Флорид Бүләковның музыкаль комедиясен Бөгелмәнең театр сәнгатен яратучы өлкәннәренә күрсәтте. Күршеләребез үзләренең сәхнә әсәре белән Бөгелмәлеләрне әсир иттеләр. Өлкән яшьтәгеләрне дөньяның матурлыгын күрергә, үткәннең кадерен белергә өндәделәр. Бәйрәм кичәсенең азагында һәр тамашачы: «Ай‑ли, Баулылар, һәр эштә мактаулылар!» — дип өйләренә таралыштылар.
75 просмотров