16-17 яшьлек чаклар искә төште җан кисәкләрем. Иртәдән кичкә кадәр әти күрше кызлары бе... — 19 июля 2026 г. в 16:24:01.173
16-17 яшьлек чаклар искә төште җан кисәкләрем. Иртәдән кичкә кадәр әти күрше кызлары белән кич чыгарга рөхсәт итсен өчен кишер, суган, чөгендер түтәлләрендәге, бәрәңге бакчасындагы чүпләрне утау, аяклар пычранып , ярты халат итәге юешләнеп беткәнче бакчага су сибүләр дисеңме... Үч иткәндәй кич чыгасы көнне я сыеры кайтмый, я сарыгы кача иде бит аның... Нәкъ тә шул көнне кайтмаган буадагы каз-үрдәкләрне чаптыра-чаптыра алып кайтулар, аннары бергә әни пешергән кичке ашны ашаулар, кич чыгар алдыннан мунча кереп чыгулар... Эх... Нишләп кичә нишләгәнне онытабыз да, моннан 20 еллар элек булганы онытылмый икән соң аның?

